19 май көнне, Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүгә, ата-аналар һәм балалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр культурасын үстерүгә, уртак иҗади эшчәнлек ярдәмендә конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара уздырдылар.
Дәрес «Гаилә көне» видеофильмын карау белән башланып китте, ул балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәм тарихы, аның символлары, традицияләре белән таныштырды. «Тату гаилә ничек барлыкка килгән» дигән мисал катнашучыларны фотоколлаж төзү буенча иҗади биремне үтәүгә әзерләде. Коллаж төзеп, балалар һәм өлкәннәр үз гаиләләренең гореф-гадәтләре, уртак яллары һәм сәяхәтләре турында сөйләделәр. Дәрес иҗади остаханәдә эш белән тәмамланды.
Совет районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Казан медицина университеты волонтерлары белән берлектә «Тату гаилә көне» дигән төркемле дәрес үткәрделәр.
Дәрес интерактив әңгәмә белән башланып китте, аның барышында гаиләнең кеше тормышында мөһимлеге, «гаилә кыйммәтләре» һәм «гаилә традицияләре» төшенчәләренең мәгънәсе турында фикер алыштылар. Балалар интерактив программада катнаштылар: бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, «Минем гаиләм – минем шатлыгым» уенына бик теләп кушылдылар, викторина биремнәрен үтәделәр. Соңыннан балигъ булмаганнар коллектив төркемле эш башкардылар.