Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Ретротерапия» технологиясе буенча уңышлы эш алып барыла. Технология социаль хезмәт алучыларның файдалы һәм кызыклы ялын оештыруга юнәлтелгән.
Әлеге хезмәт кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр социаль хезмәткәрләр белән үзләренең балачак һәм яшьлек еллары турында хатирәләре белән уртаклашалар, хезмәт эшчәнлеге, казанышлары һәм уңышлары турында сөйлиләр. Иске фотосурәтләр карап, алар тормышларының бәхетле һәм моңсу мизгелләрен искә алалар.
Мондый дәресләр өлкәннәргә җәмгыятьтә үз әһәмиятен тоярга, психоэмоциональ хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирә.