Һөнәр сайлау – һәр кеше тормышында катлаулы һәм җаваплы адым.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Светлана Шакирова «Преодоление» клубы әгъзалары белән Буа ветеринария техникумында экскурсиядә булып кайттылар.
Директор Илдар Мәҗит улы уку йортының тарихы, укучыларны әзерли торган белгечлекләр турында сөйләде, укучыларны техникумга керү шартлары белән таныштырды.
Балалар зур кызыксыну белән уку кабинетларын, лабораторияләрне һәм техникум остаханәләрен карадылар. Экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты. Очрашу ашханәдә тәмамланды, анда балалар студентлар төшке ашын татып карадылар.
Мондый экскурсияләр балаларга үз тормышларында иң катлаулы һәм мөһим сайлауларның берсен ясарга ярдәм итәчәк.