Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Агач утырт» акциясе уздырдылар. Әлеге чара 15 майда узган Халыкара гаилә көненә багышланган иде.
Акциянең максаты – социаль хезмәт алучыларның йорт яны участокларында агач үсентеләре утырту, аларны яшелләндерү, экологияне яхшырту буенча уртак эшкә җәлеп итү. Чара катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр китерде, ә саф һавада эшләү сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итте.