«Шатлык» үзәгенең Ата-аналар университетында чаралар уздырыллы

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – өлкәннәр һәм балалар арасында рәхимсез мөгамәлә килеп чыгу куркынычы факторларын кисәтү, гаилә мөнәсәбәтләрендәге проблемаларны ачыклау һәм коррекцияләү, гаиләнең үз функцияләрен нәтиҗәле үтәү өчен шартлар тәэмин итү.

Ата-аналар университеты кысаларында үзәктә ата-аналар өчен мәрхәмәтсез мөгамәлә, җаваплы ата-аналыкны пропагандалау, балалар хокукларын яклау мәсьәләләрендә хокукый грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр курсы оештырылды. Белгечләр ата-аналар белән балаларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китергән өчен җаваплылык чаралары турында күзаллау формалаштыру, гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру, көч кулланмый гына тәрбияләү ысуллары буенча профилактик эш алып бару зарур, дип ышана.

21 май көнне районның ведомствоара социаль патронатта торучы ата-аналар белән эш оештырылды. Бүгенге көндә бу 22 гаиләдән 35 ата-ана. Чарада 14 кеше катнашты. Очрашу программасында – «Компьютер уеннарына һәм социаль челтәрләргә психологик бәйлелек куркынычы» дигән лекция, «Ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары, яшүсмернең хокуклары һәм бурычлары» дигән әңгәмә, «Ата-аналар һәм балалар – каршылык яки хезмәттәшлек?» төркемле дәресе.

Соңыннан бүлек психологлары һәм педагоглары катнашучыларга «Өлкәннәр һәм балалар дөньясында агрессия» дигән буклетлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International