«Асылташ» социаль приюты Махсус Олимпиаданың спорт программаларын кертә

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Булачак Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагог-психолог П. Е. Кузнецова «FIT 5 – яхшы физик форма» программасы буенча спорт-сәламәтләндерү дәресе үткәрде.

Чара барышында балалар физик активлык, сәламәт туклану һәм су балансын саклау ярдәмендә яхшы физик формага ирешү турында белделәр. Приютта тәрбияләнүчеләр физик яктан актив булу ысуллары белән таныштылар. Балалар бик теләп махсус күнегүләр башкардылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр сәламәтлек өчен балансланган туклану ни дәрәҗәдә мөһим булуын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International