Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге һәм Түбән Кама шәһәренең Өстәмә белем бирү үзәге «Имин велосипед» дигән чара уздырдылар. Анда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 10 балигъ булмаган бала катнашты.
Балаларга юл йөрү кагыйдәләре һәм җәйге чорда урамда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Велосипедта ничек дөрес йөрергә, ничек юл чыгарга кирәклеге турында сөйләделәр. Аннан соң балаларга саклагыч кием тараттылар һәм, барлык хәрәкәт кагыйдәләрен үтәп, паркта йөрергә тәкъдим иттеләр.
«Велосипед» музеенда балалар өчен кызыклы экскурсия үткәрделәр һәм велосипед уйлап табу тарихы белән таныштырдылар. Катнашучылар оештыручыларга кызыклы һәм танып-белү чарасы өчен рәхмәт белдерделәр һәм барлык кагыйдәләрне дә үтәячәкләренә ышандырдылар.