Казанда профилактика системасы органнары вәкилләре укулар узды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

24 майда Казанда Идел буе районының күзәтүчесезлекне профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләре вәкилләре өчен укулар узды. «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында эшләү кагыйдәләрен карадылар.

Чарада мәгариф, сәламәтлек саклау органнары, балигъ булмаганнар эшләре, балалар һәм яшьләр эшләре бүлекләре, опека һәм попечительлек бүлеге, Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашты.

Катнашучылар системага мәгълүматны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп кертү, бүлекләрне тутыру, төрле бурычларны башкару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым игътибар гаиләләрдә имин булмаган хәлләр турында мәгълүмат белән сигнал карталарын дөрес формалаштыру мәсьәләсенә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International