Тармак психологлары балаларның психоэмоциональ торышын гармонияләштерү буенча дәресләр үткәрә

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында суицидаль тотышны кисәтү буенча чаралар планы кысаларында 24 май көнне Казан шәһәренең Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы кече яшьтәге мәктәп балалары өчен төркемле дәрес үткәрде. Чара 173 нче санлы мәктәпнең консультация пункты базасында узды.

Дәрес барышында балалар кешеләрнең төрле эмоциональ халәтләре белән таныштылар. Алар үпкәгә ничек карарга, ачу белән ничек идарә итәргә, әти-әниләр һәм дуслары белән ничек аралашырга икәнен белделәр. Психолог белән бергә мәктәп укучылары «Усаллык һәм курку капчыгы» дигән күнегү үтәделәр, шул рәвешле үз-үзеңне җайга салу алымнарын кабатладылар, ә соңыннан бергәләп үпкәләү һәм ачу хәлендә әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итү ысулларын өйрәнделәр.

Үткәрелгән дәрес балаларның психоэмоциональ торышын гармонияләштерүгә һәм аларда үз-үзләрен җайга салу күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International