Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары өчен Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы төркемле дәрес уздырылды.
Дәреснең максаты – тәрбия күнекмәләренә өйрәтү, өлкән яшьтәге кешенең һәм инвалидның оптималь мөмкин булган тормыш дәрәҗәсенә һәм социаль адаптациясенә ирешү.
Чираттагы дәрестә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның өзлегүләрен профилактикалау турында сөйләштеләр. Белгечләр карау кагыйдәләре турында гына сөйләп калмадылар, ә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның уңайлылыгын арттыручы ярдәмче җиһазларны да күрсәттеләр. Әлеге җиһазларны куллану өлкән яшьтәге гражданнарның физик активлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Алган белемнәр тыңлаучыларга авыру туганнарын карауны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.