«Яңарыш» үзәгендә хәрби-патриотик уен уздырдылар

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аҗаган» спорт уены узды.

Уен саф һавада узды һәм хәрби-спорт эстафетасы формасында төзелгән иде, анда командалар билгеле бер маршрут буенча хәрәкәт итте. Яшь катнашучылар һәм аларның әти-әниләре барлык биремнәрне дә зур кызыксыну белән башкардылар. Барысы да бик күп уңай хисләр, күтәренке кәеф алды.

Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга, яшьтәшләр белән позитив аралашу күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International