Яр Чаллыда «Балачак дөньясы» конкурсына йомгак ясадылар

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Инвалид балалар һәм мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Балачак дөньясы» дигән шәһәр рәсем конкурсын үткәрү Яр Чаллыда матур традициягә әверелде. Быел ул 1 апрельдән 25 майга кадәр социаль яклау идарәсе һәм пенсия фондының клиентлар хезмәте патронаты астында узды.

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге верандасында өч номинация буенча рәсемнәр элделәр: «А. С. Пушкин һәм Г. Тукай әкиятләре», «Минем хыялымдагы робот» һәм «Спорт – бу бик шәп!».

Конкурста барлыгы 108 бала катнашты. Җиңүчеләрне өч яшь категориясендә билгеләделәр. Конкурста катнашучыларны һәм призерларны тантаналы бүләкләү 1 июньдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International