2022 елда Казан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итәчәк. Шушы вакыйгага әзерлек кысаларында 26 нчы май көнне Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә күңелле стартлар узды. Спорт чарасында тернәкләндерү курсы узучы балалар катнашты.
Ике командага бүленеп, балалар эстафеталарда катнаштылар, социаль педагог Наилә Турованың төрле биремнәрен үтәделәр. Чара ахырында барлык катнашучылар да истәлекле призлар белән бүләкләнде.