«Веста» үзәгендә ата-аналарны тискәре хис-тойгыларын контрольдә тотарга өйрәтәләр

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

26 нчы май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәт алучы катнашучыларның психоэмоциональ торышын җайга салу иде.

Казан мәктәпләренең берсендә булган фаҗигале вакыйгалардан соң ата-аналарда эмоциональ киеренкелекне бетерү мәсьәләсе аеруча актуаль, чөнки алар хәзер көн саен балаларын иртән мәктәпкә җибәргәндә борчылалар. Дәрес башында катнашучылар белән эмоциональ халәткә диагностика ясалды, ә аннары психолог паник һөҗүмнәрне минимальләштерергә һәм тискәре эмоцияләрне киметергә мөмкинлек бирә торган берничә күнегү башкарырга тәкъдим итте. Киләчәктә дә тискәре эмоцияләр барлыкка килүне контрольдә тоту өчен, катнашучылар «Миндәге тынычлык – минем тирәмдәге тынычлык» дигән белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International