Бүген Казанның «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык ишекләр көне узды. Социаль хезмәт алучыларга Казан сәүдә-икътисад техникумы укучылары килде.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бокс буенча тренер Рамазан Зикаев булып китте. Очрашу Махсус Олимпиаданың 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында оештырылды.
Социаль-хокукый эш кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сак булыгыз, мошенниклар!» темасына әңгәмә узды. Чараны белгеч Любовь Романова үткәрде.
3-7 майда Казанда флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россия Федерациясенең 10 субъектыннан 136 атлет һәм 50дән артык тренер, белгечләр һәм команда җитәкчеләре катнашты.
Ярма терапиясе – Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында уңышлы кулланыла торган технологияләрнең берсе. Ул хезмәт күнекмәләрен торгызырга ярдәм итә һәм кулларның вак моторикасын бик яхшы үстерә. Ярмалар белән эшләүнең мондый гадәти булмаган формасы организмның бозылган тормыш эшчәнлеге процессларын нормальләштерүгә юнәлдерелгән.
Практикада исә аерым оешмалар тарафыннан закон һәм норматив база таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлә.
Махсус Олимпиаданың «FIT 5 – яхшы физик форма» дигән программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт-күңел ачу чарасы узды. Анда тернәкләндерү курсы узучы балалар катнашты.
Кичә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Яшүсмер» клубының чираттагы чарасы узды. Дәрес экологик юнәлешле булды.
2021 елның июнендә биш көнлек эш атнасында 12, 13 һәм 14 июнь ял көннәре булачак. 11 июньдә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара.
«Наркотикларсыз тормыш» республика айлыгы кысаларында 3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән профилактик әңгәмә уздырылды.