«Шәфкать» үзәге тернәкләнүчеләре Махсус Олимпиада программалары буенча шөгыльләнәләр

2021 елның 4 июне, җомга

Махсус Олимпиаданың «FIT 5 – яхшы физик форма» дигән программасын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә спорт-күңел ачу чарасы узды. Анда тернәкләндерү курсы узучы балалар катнашты.

Дәрестә төрле спорт җиһазлары кулланылды: гантельләр, эспандерлар, туплар һ.б. Балалар төрле күнегүләрне бик теләп башкардылар. Дәрес ахырында тренер аларга бу күнегүләрне өйдә дә, ата-аналары белән бергә башкарырга киңәш итте.

Чараның максаты – балаларны физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Тәкъдим ителгән биремнәрне үтәү нәтиҗәсендә балаларның скелет-мускул һәм сөяк системалары ныгый, буын һәм мускуллар авыруларының куркынычы кими – болар барысы да гомуми физик әзерлектә, тышкы кыяфәттә һәм баланың активлыгы дәрәҗәсендә уңай чагылыш таба.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International