«Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәге яшьләргә экологик тәрбия бирә

2021 елның 4 июне, җомга

Кичә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Яшүсмер» клубының чираттагы чарасы узды. Дәрес экологик юнәлешле булды.

Көн саен кешеләр бик күп чүп-чар ташлый: шешәләр, төрле тартмалар, банкалар һәм бик күп башка нәрсәләр. Болар барысы да әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый. Бүлекчә белгечләре балаларның игътибарын нәкъ менә шушы мәсьәләгә юнәлттеләр. Дәрестә катнашучыларга ташландык материалдан интерьер өчен панно ясарга тәкъдим ителде. Моның өчен йомырка тутыра торган гади катыргы лотоклар кулландылар. Бераз төсле гуашь һәм фантазия, һәм йорт өчен матур әйбер инде әзер.

Үткәрелгән дәреснең максаты иҗади, интеллектуаль һәм сәнгать сәләтләрен үстерү, шулай ук үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International