«Солнечный» тернәкләндерү үзәге ачык ишекләр көне уздырды

2021 елның 4 июне, җомга

Бүген Казанның «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык ишекләр көне узды. Социаль хезмәт алучыларга Казан сәүдә-икътисад техникумы укучылары килде.

Тернәкләнүчеләргә уку йорты һәм анда белем алырга мөмкин булган юнәлешләр турында сөйләделәр. Шулай ук техникум укучылары фотография, бизәндерү эше, тырнак сервисы һәм чәчтараш эше буенча мастер-класслар оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International