«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләр янына кунакка бокс буенча тренер килде

2021 елның 4 июне, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бокс буенча тренер Рамазан Зикаев булып китте. Очрашу Махсус Олимпиаданың 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында оештырылды.

Тренер мускулларны һәм буыннарны эшләтеп җибәрү өчен җиңелчә разминка үткәрде, җәрәхәтләнмәс өчен тренировка алдыннан нинди төркем мускуллары йомшартырга кирәклеген җентекләп аңлатты. Аннары тернәкләнүчеләргә төрле саклану алымнары күрсәтелде.

Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм социаль хезмәт алучыларның физик сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Анда 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International