Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрне мошенниклардан сакланырга өйрәтәләр

2021 елның 4 июне, җомга

Социаль-хокукый эш кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сак булыгыз, мошенниклар!» темасына әңгәмә узды. Чараны белгеч Любовь Романова үткәрде. Өлкән яшьтәге затларның һәм инвалидларның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, ул үз-үзеңне мошенниклыктан ничек сакларга икәне турында сөйләде.

Социаль хезмәтләр алучылар белән мошенниклык гамәлләренең төрле төрләре һәм ысуллары каралды. Мәгълүматны ныгыту өчен, әңгәмәдә катнашучыларга ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерларын язылган белешмәлекләр тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International