Буа интернат-йортында өлкәннәр белән эшләүнең гадәти булмаган технологияләрен кулланалар

2021 елның 4 июне, җомга

Ярма терапиясе – Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында уңышлы кулланыла торган технологияләрнең берсе. Ул хезмәт күнекмәләрен торгызырга ярдәм итә һәм кулларның вак моторикасын бик яхшы үстерә. Ярмалар белән эшләүнең мондый гадәти булмаган формасы организмның бозылган тормыш эшчәнлеге процессларын нормальләштерүгә юнәлдерелгән.

3 июнь көнне хезмәт буенча инструктор өлкәннәргә уен уйнарга тәкъдим итте: алар ярмаларны күз йомган килеш белергә тырыштылар. Шуннан соң социаль хезмәт алучылар төрле ярмалардан картиналар ясадылар. Уртак иҗади эшчәнлек өлкән буынның күңеленә хуш килде.

«Бу техника шактый гади, аны аз хәрәкәтләнүче кешеләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән дәресләрдә актив кулланырга мөмкин», – ди хезмәт буенча инструктор Динә Тимофеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International