«Асылташ» социаль приютында наркотикларга каршы дәрес узды

2021 елның 4 июне, җомга

«Наркотикларсыз тормыш» республика айлыгы кысаларында 3 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән профилактик әңгәмә уздырылды.

Чараның максатлары: наркотик матдәләр куллануны кисәтү, актив тормыш позициясен формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Тәрбияче Фәридә Корбанова балаларга наркотик матдәләрнең зыяны турында сөйләде һәм балаларны үз тормышларына, сәламәтлекләренә һәм кылган гамәлләренә җаваплы карарга чакырды. Профилактик әңгәмәдән соң социаль приютта тәрбияләнүчеләр дәрес темасына материал чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International