Министрлык карамагындагы учреждениеләр атлетлары Махсус Олимпиадада катнашу өчен резерв командага керде

2021 елның 4 июне, җомга

3-7 майда Казанда флорбол һәм юнифайд-флорбол буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россия Федерациясенең 10 субъектыннан 136 атлет һәм 50дән артык тренер, белгечләр һәм команда җитәкчеләре катнашты.

Бу ярышлар Махсус Олимпиаданың 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы уеннарына Россия җыелма командасын туплау өчен сайлап алу ярышлары булып торды. Илнең спорт делегациясенең резерв составына Яшел Үзән психоневрология интернаты һәм Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортының флорбол буенча командалары спортчылары да керде.

Министрлык карамагындагы учреждениеләр тарафыннан, Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан Республикасы бүлеге, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы белән берлектә, 2022 елгы ярышларга командаларны әзерләү буенча уртак эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International