Социаль хезмәткәр көне уңаеннан 8 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм чарасы оештырылды. Әлеге чарага приютның барлык хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары чакырылган иде.
Социаль хезмәткәр көне уңаеннан Министрлык җитәкчелегенең республиканың муниципаль районнарына барулары кысаларында бүген министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Балтач районында булып кайтты.
Бүген, 8 нче июнь көнне, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән Югары Ослан районында булып кайтты.
Сарман районында социаль тармак белгечләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева котлады.
Түбән Кама районы социаль хезмәткәрләрен бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова котлады. Советлар йортында узган тантаналы чарада шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов катнаштылар.
Бүген Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында социаль хезмәткәрләр өчен тантаналы чара узды.
Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева Актаныш муниципаль районында булып кайтты. Анда ул Социаль хезмәткәр көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты.
Бүген Россиядә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен социаль хезмәткәрләр билгеләп үтәләр. Әлеге дата уңаеннан Министрлык җитәкчелеге, тармак белгечләрен котлау өчен, муниципаль районнарга чыгулар оештырды.
Яшел Үзән районының «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече өлкән төркем балалары белән киләчәк һөнәрләре турында сөйләште, аларга медицина, мәгариф, транспорт, робототехника, дизайн, сәүдә һ. б. өлкәләрдәге заманча һөнәрләр турында сөйләде.
8 нче июньдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Кама Тамагы муниципаль районында булып кайтты.