«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр социаль хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладылар

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Социаль хезмәткәр көне уңаеннан 8 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм чарасы оештырылды. Әлеге чарага приютның барлык хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары чакырылган иде.

Бәйрәмдә приютта тәрбияләнүчеләр һәм «Энергетик» мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады. Алар тамашачыларны матур иҗади номерлар һәм котлаулар белән сөендерделәр. Шулай ук фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән приютта тәрбияләнүчеләр социаль эш буенча белгечләргә үз куллары белән бүләкләр әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International