Балтач районында социаль хезмәткәрләрне бүләкләделәр

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Социаль хезмәткәр көне уңаеннан Министрлык җитәкчелегенең республиканың муниципаль районнарына барулары кысаларында бүген министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Балтач районында булып кайтты.

Тантаналы чара вакытында район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында социаль тармак хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары социаль хезмәткәрләргә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларга сәламәтлек, уңышлар һәм иртәгәсе көнгә ышаныч теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International