Бүген Россиядә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен социаль хезмәткәрләр билгеләп үтәләр. Әлеге дата уңаеннан Министрлык җитәкчелеге, тармак белгечләрен котлау өчен, муниципаль районнарга чыгулар оештырды.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Апас һәм Кайбыч районнарында булып кайтты.
Апас районында Н. В. Бутаева социаль хезмәтнең иң яхшы хезмәткәрләренә Министрлыкның мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук министр урынбасары гражданнарны кабул итте. Очрашуга районның дүрт кешесе килде.
.jpeg)
Кайбыч районында да шундый чаралар узды. Бәйрәм чарасыннан соң Наталья Бутаева гражданнарны кабул итте һәм татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.
