Актаныш районында социаль тармак хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре тапшырылды

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева Актаныш муниципаль районында булып кайтты. Анда ул Социаль хезмәткәр көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты.

Министр урынбасары тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Ю. И. Абдреева социаль хезмәткәрләргә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының бүләкләрен тапшырды. Тармак белгечләренә рәхмәт сүзләрен шулай ук Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та җиткерде.

Тантаналы чарадан соң министр урынбасары гражданнарны кабул итте. Шулай ук Юлия Абдреева районда «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү барышы белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International