Эльмира Зарипова Кама Тамагы районында узган тантаналы чарада катнашты

2021 елның 8 июне, сишәмбе

8 нче июньдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Кама Тамагы муниципаль районында булып кайтты.

Ведомство башлыгы Социаль хезмәткәр көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада катнашты һәм социаль тармак хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Бәйрәм матур концерт белән тәмамланды.

Шулай ук эшлекле сәфәр кысаларында Э. Ә. Зарипова гражданнарны кабул итте һәм татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International