«Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр белән һөнәрләр турында сөйләштеләр

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Яшел Үзән районының «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче очрашу узды. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече өлкән төркем балалары белән киләчәк һөнәрләре турында сөйләште, аларга медицина, мәгариф, транспорт, робототехника, дизайн, сәүдә һ. б. өлкәләрдәге заманча һөнәрләр турында сөйләде.

Шулай ук чара кысаларында балалар кызыксынып тематик фильм карадылар һәм һөнәри юнәлеш бирүче тест уздылар. Яшүсмерләргә яңа һөнәрләр турында мәгълүмат алу кызык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International