Министр урынбасары К. А. Таҗетдинова социаль яклау органнары һәм мәшгульлек үзәкләре эшенең мөһимлеген билгеләп үтте

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Түбән Кама районы социаль хезмәткәрләрен бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова котлады. Советлар йортында узган тантаналы чарада шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ленар Әхмәтов катнаштылар.

Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, К. А. Таҗетдинова социаль яклау органнары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. Тантаналы чара кысаларында бүген социаль хезмәткәрләрне генә түгел, мәшгульлек үзәге белгечләрен дә, шулай ук Түбән Каманың сәнәгать һәм шәһәр төзүче предприятиеләре коллективларын да бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International