Теләче районында социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында социаль хезмәткәрләр өчен тантаналы чара узды.

Социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин, социаль яклау бүлеге башлыгы Фәридә Галимова һәм «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Альбина Хәйруллина котладылар.

Социаль хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре яңгырады, шулай ук мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Социаль хезмәтләр алучылар белгечләр өчен дулкынландыргыч видеороликлар әзерләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International