10 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар психолог Чулпан Галләмова белән бергә «Тридевятое царство» скверына сәяхәт кылдылар. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.
Гаиләдә көч куллануны кисәтү, ата-аналар җаваплылыгын формалаштыру эше кысаларында 8 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Ышаныч телефоны» дигән акция уздырдылар. Чара 10 нчы социаль участокта узды.
Агымдагы ел башыннан алып Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә интеллект бозылулары, аутистик спектрны бозулары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр белән эш алып барыла. Менталь инвалидлыгы булган затлар белән дәресләр планы аларның үзенчәлекләрен һәм кызыксынуларын исәпкә алып эшләнгән.
Социаль хезмәткәр көнендә, 8 июнь көнне, Бөгелмә районының «Маяк» социаль адаптация үзәгендә психолог Е. В. Ченцова «Сәләтләре – кешеләргә ярдәм итү» дигән чара үткәрде. Социаль хезмәт алучылар, психолог, социаль хезмәткәр, юрисконсульт, медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире – чарада барлыгы 25 кеше катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
9 июнь көнне Чистай психоневрология интернатында Сабантуй бәйрәме узды. Чара иң актив һәм хезмәт сөючән социаль хезмәт алучыларны хөрмәтләү белән башланып китте. Рәхмәт сүзләрен учреждение директоры Светлана Сәхапова җиткерде. Ул шулай ук мактау грамоталары һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылары белән куллар моторикасын үстерү буенча дәрес үткәрделәр. Коррекцион эшне башкару өчен «Пертра» комплекты файдаланылды.
Балачак унъеллыгы чараларының төбәк планын тормышка ашыру кысаларында 7 июнь көнне Казанда социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалы гаиләләр өчен хәйрия чарасы узды. «Балачак дөньясы» бәйрәмен Казан шәһәре Совет районында урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм «Светлячок» гаилә ярдәме үзәге оештырдылар.
Бүген Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы медицина сәгате узды. Шәфкать туташы Дамира Гайнанова тернәкләндерү курсы узучы балаларга ашказаны-эчәк авыруларын профилактикалау турында сөйләде.
9 июнь көнне Тәтеш муниципаль районы прокуроры Илдар Гайнуллин Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гражданнарны кабул итте.