Лениногорскида менталь инвалидлыгы булган затлар белән эш оештырылган

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Агымдагы ел башыннан алып Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә интеллект бозылулары, аутистик спектрны бозулары булган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр белән эш алып барыла. Менталь инвалидлыгы булган затлар белән дәресләр планы аларның үзенчәлекләрен һәм кызыксынуларын исәпкә алып эшләнгән.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре коммуникатив күнекмәләрне һәм иҗади сәләтләрне камилләштерүгә, танып-белү процессларын, төркем белән хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерүгә, шулай ук катнашучыларда эмоциональ киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән арт-терапиянең төрле техникаларын кулланалар. Мәсәлән, эрготерапия кабинетында дәресләр интеллектуаль һәм сөйләм үсешенә ярдәм итә.

Коллективны берләштерү, төркемдә эмоциональ халәтне һәм катнашучыларның борчу дәрәҗәсен ачыклау, психоэмоциональ киеренкелекне төшерү психологик дәресләрдә һәм тренингларда башкарыла.

Махсус Олимпиаданың 2022 елда узачак Бөтендөнья кышкы уеннары чараларын үткәрүгә әзерлек кысаларында һәр очрашуда Махсус Олимпиада программалары буенча дәресләр үткәрелә. Алар интеллектуаль үсешләре ягыннан тайпылышлары булган кешеләрне адаптацияләүгә юнәлдерелгән.

Бүген төркемдә 13 катнашучы шөгыльләнә. Аларның һәркайсы чираттагы очрашуны зур теләк белән көтә. Дәресләр аларга аралашу даирәсен киңәйтергә генә түгел, үз потенциалын үстерергә дә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International