Чистай психоневрология интернатында Сабантуй узды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

9 июнь көнне Чистай психоневрология интернатында Сабантуй бәйрәме узды. Чара иң актив һәм хезмәт сөючән социаль хезмәт алучыларны хөрмәтләү белән башланып китте. Рәхмәт сүзләрен учреждение директоры Светлана Сәхапова җиткерде. Ул шулай ук мактау грамоталары һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырды.

Учреждение территориясендә уен мәйданчыклары оештырылды, анда социаль хезмәт алучылар эстафеталарда катнаштылар, аркан тарттылар, адаптив өстәл уеннары уйнадылар. Барлык катнашучылар да чарадан һәм саф һавада аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International