«Шәфкать» үзәгендә тернәкләнүчеләр белән медицина темасына әңгәмә уздырдылар

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара районы «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы медицина сәгате узды. Шәфкать туташы Дамира Гайнанова тернәкләндерү курсы узучы балаларга ашказаны-эчәк авыруларын профилактикалау турында сөйләде.

Балалар аш алдыннан кулларны сабын белән юарга, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яхшылап юарга, срогы чыккан азык-төлекне ашамаска, кайнаган су эчәргә кирәклеген белделәр. Балалар мәгълүматны бик кызыксынып һәм игътибар белән тыңладылар һәм, медицина хезмәткәре сорауларына җавап биреп, әңгәмәдә актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International