«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә парк ретриты

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

10 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар психолог Чулпан Галләмова белән бергә «Тридевятое царство» скверына сәяхәт кылдылар. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.

Экскурсия вакытында социаль хезмәт алучылар табигать матурлыгы, «Шүрәле», «Су анасы», «Убырлы карчык» әкиятләре геройлары сыннары белән сокландылар. Соңыннан психолог әлеге әкиятләрнең эчтәлеген искә төшерде, һәм барысы бергә бу әсәрләрнең нәрсәгә өйрәтүләре турында фикер алыштылар. Сәяхәтне үз тәэсирләре белән уртаклашу белән тәмамладылар. Экскурсиядә катнашучыларның күбесе вакытны рәхәт итеп үткәрүләрен билгеләп үттеләр.

Чарада барлыгы биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International