«Веста» үзәге ышаныч телефонын популярлаштыру буенча акция уздырды

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Гаиләдә көч куллануны кисәтү, ата-аналар җаваплылыгын формалаштыру эше кысаларында 8 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова һәм «Игелек буыны» отряды волонтерлары «Ышаныч телефоны» дигән акция уздырдылар. Чара 10 нчы социаль участокта узды.

Волонтерлар төрле яшьтәге шәһәр халкына әлеге хезмәтнең эшчәнлеге турында сөйләделәр, ярдәм сорап нинди очракларда һәм нинди номер буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын аңлаттылар. Шулай ук белгеч һәм волонтерлар шәһәрлеләргә ышаныч телефонына мөрәҗәгатьләрнең аноним һәм бушлай булуын аңлаттылар.

Әңгәмәдән соң акциядә катнашучыларга ышаныч телефоннары номерлары язылган белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды: гомумроссия ышаныч телефоны – 8-800-2000-122, Казан шәһәре буенча – (843)277-00-00, Түбән Кама шәһәре буенча – (8555) 366-555.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International