Социаль хезмәткәр көнендә, 8 июнь көнне, Бөгелмә районының «Маяк» социаль адаптация үзәгендә психолог Е. В. Ченцова «Сәләтләре – кешеләргә ярдәм итү» дигән чара үткәрде. Социаль хезмәт алучылар, психолог, социаль хезмәткәр, юрисконсульт, медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире – чарада барлыгы 25 кеше катнашты.
Бу көнне учреждение хезмәткәрләренә бик күп җылы сүзләр әйтелде, социаль хезмәт алучылар котлау шигырьләре укыдылар. Чарада катнашучыларга Социаль хезмәткәр көне тарихы, һәр хезмәткәрнең эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Чараның тантаналы өлешеннән соң «Доктор Лиза» документаль фильмын күрсәтү оештырылды.