Балачак унъеллыгы чараларының төбәк планын тормышка ашыру кысаларында 7 июнь көнне Казанда социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалы гаиләләр өчен хәйрия чарасы узды. «Балачак дөньясы» бәйрәмен Казан шәһәре Совет районында урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм «Светлячок» гаилә ярдәме үзәге оештырдылар.
Бәйрәм фәнни шоу белән башланып китте: аниматорлар катнашучыларны сода, су, газлы эчемлек белән танып-белү экспериментлары белән мавыктырдылар, мастер-класс үткәрделәр һәм балалар белән бергә криотуңдырма ясадылар. Шулай ук социаль хезмәт алучыларны «Добрый день» музыкаль төркеме чыгышы һәм профессиональ фотосессия сөендерде.
Бәйрәм тәм-томнар белән чәй эчү белән тәмамланды, аны «Вкуснотеевъ» кондитер фабрикасы оештырды.