9 июнь көнне Тәтеш муниципаль районы прокуроры Илдар Гайнуллин Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гражданнарны кабул итте.
Чараның максатлары: кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларын хәл итү.
Интернат-йортта яшәүчеләр дә, учреждение хезмәткәрләре дә үзләрен кызыксындырган сораулар буенча район прокурорына мөрәҗәгать итә алдылар. Прокурор килеп ирешкән барлык мөрәҗәгатьләрне дә үз контроленә алды.