ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә саңгырау һәм начар ишетүчеләр өчен «Ярдәм» клубы эшли. Клубта чираттагы очрашу 29 июньдә узды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Халык алдында чыгыш ясау» дигән тренинг узды, ул чыгыш ясау өчен кирәкле күнекмәләрне актуальләштерүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән иде. 

30 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Корнева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Россия буйлап сәяхәт» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты Россия һәм дәүләт символлары, декоратив-гамәли сәнгать һәм аның барлыкка килү тарихы турында белемнәрне гомумиләштерү һәм тирәнәйтү иде. 


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә «сәламәтлек һәм озын гомерлелек сукмагы»нда дәресләр үткәрелә. Көн саен йөрүләр табан астының сизгерлегенә яхшы тәэсир итә һәм кешеләрнең эмоциональ халәтен яхшырта. 

29 июньдә наркотикларга каршы айлык кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Үз сәламәтлегеңне сакла» дигән профилактик дәрес үткәрде. Ул яшүсмерләрдә кеше сәламәтлеге, аның билгеләре һәм аны саклау кирәклеге турында күзаллауны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. 

Социаль хезмәт алучыларның ялын оештыруга Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында зур игътибар бирелә. Бүген учреждениедә кызыксынулар буенча чираттагы дәрес үткәрелде. 

2021 елның 30 июненә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 20 114 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 391 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,99 % тәшкил итә. 

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 583 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 45 кешегә кимрәк. 

Алабуга – гаҗәеп шәһәр, анда һәр урам, һәр борынгы йорт үзенчәлекле. «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре балаларны шәһәр тарихы белән якыннанрак таныштырырга булдылар.  

Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 2 нче социаль участокка профилактик рейд уздырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International