Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 583 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 45 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 30 июненә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 419, 1 041 һәм 213 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яшел Үзән (+5), Менделеевск (+1) һәм Кама Аланы (+5) шәһәрләрендә күзәтелә.