Биектау районында яшүсмерләрне сәламәтлеккә сакчыл карарга өйрәтәләр

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

29 июньдә наркотикларга каршы айлык кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Үз сәламәтлегеңне сакла» дигән профилактик дәрес үткәрде. Ул яшүсмерләрдә кеше сәламәтлеге, аның билгеләре һәм аны саклау кирәклеге турында күзаллауны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. 

Дәрестә социаль хезмәт алучы биш балигъ булмаган бала катнашты. Яшүсмерләр актив рәвештә сәламәт кеше булу дигәннең нәрсә аңлатканы турында фикер алыштылар, мондый кешенең билгеләрен атадылар. Алар тәмәке, хәмер куллану, шулай ук авырулар һәм имгәнүләр сәламәтлек какшалуга китерергә мөмкин, дип билгеләп үттеләр. Балалар зур кызыксыну белән сәламәтлекләрен ныгыту алымнары турында сөйләделәр, һәр катнашучы бик теләп сәламәтлек чәчәге ясады. 

Дәрес ахырында яшүсмерләр дәреснең төп нәтиҗәсен әйттеләр: сәламәт булу өчен, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәү мөһим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International