30 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Корнева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Россия буйлап сәяхәт» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты Россия һәм дәүләт символлары, декоратив-гамәли сәнгать һәм аның барлыкка килү тарихы турында белемнәрне гомумиләштерү һәм тирәнәйтү иде.
Әлеге чарада 12 бала катнашты. Алар «Дәүләт», «География», «Музей» станцияләрен уздылар, аларның һәркайсында балалар яңа мәгълүмат алдылар һәм биремнәр үтәделәр. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр флаг турында шигырь тыңладылар, башка рәсемнәр арасында гербны таптылар һәм гимн тыңладылар. Алар илдә төрле шәһәрләрнең һәм елгаларның күп булуын да искә төшерделәр.
Соңгы станциядә тәрбияләнүчеләр декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен һәм рәсемнәрен карадылар, илебезнең борын-борыннан нинди осталар белән дан казануын белделәр.
Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар балаларда милли гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм патриотлык хисе тәрбияли.