Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 2 нче социаль участокка профилактик рейд уздырдылар.
Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү, җәйге чорда балаларның куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде. Шулай ук чара кысаларында автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерделәр.
Моннан тыш, гаиләләрне 6 июльдә узачак суд приставлары хезмәте вәкилләре, адвокатлар, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре һәм башка белгечләр катнашында хокукый ярдәм көненә чакырдылар.