Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә саңгырау һәм начар ишетүчеләр өчен «Ярдәм» клубы эшли. Клубта чираттагы очрашу 29 июньдә узды. Катнашучылар вакытларын күңелле үткәрү, борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм аралашу өчен бергә җыелдылар. Аерым балалар өчен уен бүлмәсендә дәресләр үткәрелде.
Саңгырау һәм начар ишетүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары өчен аралашу клубы эше «Шатлык» («Радость»)» СЯҮ» АКБОның 2020 елда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерциячел булмаган оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларын алу буенча республика конкурсында җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды.