Социаль хезмәт алучыларның ялын оештыруга Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында зур игътибар бирелә. Бүген учреждениедә кызыксынулар буенча чираттагы дәрес үткәрелде.
Интернат-йорт карамагындагыларны кәгазьдән аппликацияләрнең төрле төрләре белән таныштырдылар. Алган белемнәрен һәм күнекмәләрен, шулай ук хезмәткәрләр әзерләгән трафаретларны һәм материалларны кулланып, өлкәннәр матур открыткалар ясадылар.
Берәүләр кәгазь белән эшләгән арада, икенчеләр бәйләм белән мәшгуль иде. Ә кайбер социаль хезмәт алучылар, әйтик, Зинаида Болтобаева, мозаикадан чәчәкләр һәм төрле фигуралар җыйды.