Минзәлә интернат-йортындагылар «сәламәтлек һәм озын гомерлелек сукмагы»ннан атлыйлар

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә «сәламәтлек һәм озын гомерлелек сукмагы»нда дәресләр үткәрелә. Көн саен йөрүләр табан астының сизгерлегенә яхшы тәэсир итә һәм кешеләрнең эмоциональ халәтен яхшырта. 

Социаль хезмәтләр алучылар үз тәннәрен яңадан тоярга өйрәнәләр. Моннан тыш, ритмик хәрәкәтләр, саф һава һәм дөрес итеп сулыш алу гомуми психологик халәтне яхшырта. 

«Сәламәтлек һәм озын гомерлелек сукмагы» авыруларны профилактикалауга, өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлеген саклауга, аларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Әлеге технология кысаларында төп эшчәнлек төре – йөрү. Ул теләсә кайсы өлкән кеше тормышында урын алырга тиеш. Әлеге төр активлык терәк-хәрәкәт аппаратын стимуллаштыруга, хәрәкәтләрнең тигезлеген һәм аларны координацияләүне үстерүгә, йокыны яхшыртуга, нерв системасын тынычландыруга һәм бөтен организмны ныгытуга ярдәм итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International