Алабуга – гаҗәеп шәһәр, анда һәр урам, һәр борынгы йорт үзенчәлекле. «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре балаларны шәһәр тарихы белән якыннанрак таныштырырга булдылар.
Күзәтү экскурсиясендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар Алабуга шәһәрчегенә юл тоттылар, аның турында серле легендалар ишеттеләр, сәүдәгәрләр урамнары һәм Шишкин буалары буйлап йөрделәр, Надежда Дурова һәйкәле янында һәм Марина Цветаева мәйданында булдылар. Шулай ук алабугалылар Бөек Ватан сугышы геройларын искә алдылар.